Нигә шаулый бу колак?
Колак шаулау – организмда җитди авыру барлыгын искәртергә мөмкин
Колак шаулау кан тамырларында тайпылышлар булганда еш күзәтелә. Тамырлар каты итеп типкәндәй тоелу яки чыжылдаган тавыш ишетелү, яки колакларның бертөрле гел шаулап торуы кан тамырлары кысылганда яисә аларга бәйле барлыкка килгән шешләр күзәтелгәндә була. Шул ук вакытта баш әйләнергә, күзләрнең күрү сәләте кимергә, координация бозылырга мөмкин.
Кан басымы югары булганда да колаклар шаулавы еш күзәтелә. Хәтта моны гадәти хәл дияргә дә була. Шул ук вакытта кешенең башы сулкылдап авырта, күз аллары караңгылана.
Шешләр. Әгәр колак шаулау әкренләп арта барса, баш миендә яисә ишетү сәләтендә шеш булудан шикләнергә мөмкин. Шул ук вакытта кешенең күңеле болгана, колагына төрле тавышлар ишетелә, күзләренең күрү сәләте кими, хәрәкәт иткәндә тигезлек югала.
Азканлылык. Колак шаулауга китергән иң еш сәбәпләрнең берсе – тимер җитешмәүгә бәйле булган азканлылык. Нәкъ менә шуның аркасында тиз ару, каты тирләү, йөз агару, еш кына һава җитмәү, күз аллары караңгылану һ.б. билгеләр күзәтелә.
Колак юлы томалану. Колакка су керсә яки колак сагызы тупланса, кеше диңгез ярына бәрелгән дулкыннар тавышын ишетеп тора. Колак юлын чистарткач, колак шаулавы да басыла. Колак сагызыннан арыну өчен лор-табибка күренегез.
Эчке колактагы тайпылышлар. Колак ялкынсынганда һәм эчке колакка сөяк үскәндә, колакларда куыклар шартлаган, шарт-шорт килгән, шыгырдаган тавышлар ишетелә.
Киңәш шул: әгәр колак шаулау очраклары сизелсә, озак вакытка сузмый, лор-табибка күренегез.
Язманы әзерләгәндә файдаланган чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев