Табиб-эндокринолог Илзирә Зарипова: шикәр авыруы нәрсәсе белән куркыныч?
14 ноябрьдә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне уңаеннан РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 11 -17 ноябрь көннәрендә диабетка каршы көрәш атналыгы дип игълан итте.
Шикәр чире турында нәрсәләрне белергә кирәк? Шикәр диабеты-организмда углеводлар алмашын көйли торган гормон - инсулинга җитәрлек дәрәҗәдә бирешмәү яки аңа бирешмәү аркасында кандагы глюкоза (шикәр) дәрәҗәсе арта торган хроник авыру. Шикәр диабеты йөрәк, кан тамырлары, бөер, күз, нерв һәм тире зарарлануы кебек җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда 422 миллионга якын кеше шикәр чиреннән интегә, һәм бу сан үсүен дәвам итә.
Шикәр диабеты ике төркемгә бүленә. Беренче төркем диабет 40 яшькә кадәр авырый башлаучыларга хас. Алар көненә берничә тапкыр инсулин кадап торырга һәм даими рәвештә канында шикәр дәрәҗәсен тикшерергә мәҗбүр. Икенче төркем диабет өлкән яшьтәгеләрдә очрый. Бу очракта кеше инсулин кадауга мохтаҗ түгел, әмма дарулар эчеп торырга тиеш.
Шикәр авыруының беренче симптомнары: хәлсезлек, авыз кибү, ябыгу, бер үк вакытта аппетит көчәю, артык тирләү.
Авыру килеп чыгу сәбәпләре. Бу авыруның килеп чыгуына нәселдәнлек, симерү, инсулин эшләп чыгаручы бета-күзәнәкләрнең зарарлануы, вируслы инфекцияләр, сресслар төп сәбәпче булып тора.
Авыруны ничек булдырмый калырга? Табиблар авыруны булдырмау өчен тән массасын нормада тотарга, артык массадан арынырга, шикәрле ризыкларны һәм эчемлекләрне, камыр ризыкларын, ысланган продуктларны ашауны чикләргә яисә бөтенләй туктатырга, көненә берничә тапкыр бүлеп ашарга, тәмәке тартудан, алкоголь эчемлекләрдән баш тартырга, күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итәләр. Иң мөһиме 40тан узганнарга, нәселләрендә шикәр авыруы белән авыручылар булган кешеләргә, тән массасы артык булганнарга елына бер-ике тапкыр кандагы шикәрнең нормасын тикшереп тору зарур.
Сәламәт булыгыз!
Илизрә Зарипова,
табибә эндокринолог
Чыганак: Район үзәк хастаханәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев