Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау - җавап

ЧҮПНЕ КАЯ КУЯРГА?

Авыл җирлекләрендә санкцияләнмәгән чүп түгү урыннары ябылганнан соң, халык эре төзелеш калдыкларын кая куярга дип баш вата. Әлеге сорауга Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе директоры Илнур Хәбибуллин җавап бирә:

  – Соңгы елларда халык чисталыкка йөз белән борылса да, яз-көз айларында контейнер, бункер яннарына нәрсәләр генә чыгарылмый. Чисталыкны булдырып була, ләкин саклавы авыр. Каты көнкүреш калдыклары чыгару махсус 4 техника белән (3се –Саба бистәсеннән; 1әү үзебезгә беркетелгән авыллардан) график нигезендә башкарыла. 2018 елда, авылларда “свалка”лар ябылу сәбәпле, заявкалар нигезендә,  халыктан  төзелеш  калдыклары Саба полигонына махсус машина “Камаз –манипулятор” белән ташылды. Барлыгы заявка белән 50 рейс чүп чыгарылды.  Район үзәгенә  килгәндә,  коммуналь хезмәттән   файдаланучыларның ботак-сатакларны   кон­­­тейнерлар янына  чыгарып өеп куюы чүп  савытлары куелган урыннарның урам­нар­ның   ямен  алып тора.  Вәзгыятьне исәпкә  алып, халыкка бакча  чүпләрен контейнерлар  янына шимбә-якшәмбедә генә  чыгарырга тәкъдим ителә.   Эш  көннәрендә алай  эшләү санкцияләнмәгән чүплек барлыкка китерү булып саналачак һәм торак пунктны төзекләндерү кагыйдәләрен  үтәмәүчеләргә карата чара  күреләчәк. Ә хуҗалыкта артык күп  эре  төзелеш  калдыклары җыелганда,  предприятиегә  чүп  савытына заявка бирергә  кирәк. Чисталык-матурлыкны булдыру ул – Саба бистәсендә яшәүче һәрберебезнең бурычы.

  Редакциядән. Безгә экология мәсьәләсендә борчылып, Олы Арташ  авылыннан да шалтыраттылар. “Бәйрәмнәрдә,  чыгарылыш   кичәләрендә   һавага шарлар очыру гадәткә әйләнде. Ә бит алар җиргә төшә һәм сулыкларны-урманнарны  пычрата. Бу хәлгә быел IX  сыйныфны тәмамлаучы  кызым да борчыла. Шар очыру – акчаны  суга салу да. Бу мәсьәләгә  кешеләрнең  игътибарын җәлеп итәсе  иде”,– ди 30 ел балаларга белем биргән Ризәлә Миңнеголова.

 Ә  сез ничек  уйлыйсыз, хөрмәтле  укучыларыбыз?  

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев