Саба таңнары

Сабинский район

16+
Сорау - җавап

Кайчан ярый, кайчан – юк?

Сорагыз-җавап бирербез

  Кадерле редакция! Мине бер сорау  борчый. Сораштыргалап карадым, өзеп  җавап бирүче булмады. Белгәннәр дә, белмәгәннәр дә  үзенчә  сөйли. Авыру сәбәпле бер намаз  укып бетерерлек вакыт тәһарәтле булып тора алмаган кеше борыныннан тамгаласа,  күзеннән  яшь  килсә – сахибе гозер дип атала дигән. Бик  кыска аңлаткан. Һәр намаз  саен  тәһарәт аласы. Намаз эчендә тәһарәте гозерле сәбәпле бозыла торса да, бозылмаганга  хисап  кылыныр. Болары  аңлашыла. Ә намаз  вакытында эчәктән  һава  чыгу сахибе гозер буламы? Бу хакта  күп  кешедән  сорадым – өздереп  аңлатучы булмады. Кукмарада  мәдрәсәдә  укыганда  бер шәкерт бу мәсьәлә белән кызыксынган  иде. Хәзрәт  көлде, табибтан белешмәң бармы, диде дә, шуның белән бетерде.  Кайчан  укырга  ярый, кайчан  юк  бу очракта намазны? Аңлатып  язсагыз  иде.

Хәлил Мортазин.

Иштуган.

  Һава бозу медицина термины белән  әйткәндә флатуленция дип атала. Тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, кешеләрнең күбесе тәүлеккә 6дан 20–25 тапкырга кадәр эчәк газларын чыгара һәм бу физиологик норма булып санала. Газларның күләме дә, исе дә үзләре генә гадәттә диагностик әһәмияткә ия түгел — төрле кешеләрдә «норма» күрсәткечләре шактый аерыла. Җәмәгать урыннарында эчәк газларын чыгару  әдәпсезлек булып  санала.

Мәсьәләгә дини  күзлектән караганда, билгеле сәхаб,  иң күп хәдисләр тапшыручы Әбу Һөрәйрәдән (р.г.) риваять ител­гәнчә, Аллаһның Илчесе са­ләллаһу галәйһи үәссәләм болай дигән:  «Әгәр берегез корсагында ниндидер борчылу сизеп, газ чыктымы-юкмы дип шикләнсә, тавыш ишетмичә яки ис сизмичә мәчеттән чыкмасын (намазын өзмәсен)».

Бу хәдистән тәһарәт бары тик газ тавышы ишетелсә яки ис сизелсә генә бозыла дигән нәтиҗә чыкмый. Тәһарәт кеше газ чыгуына тулысынча ышанганда, шик калмаганда бозыла. Хәдистә тавыш һәм ис искә алынуы — күпчелек очракта газ чыгу шул билгеләр белән бергә булуы сәбәпле генә.

Ислам галиме Ән-Нәвәви бу хәдисне мөселман хокукының нигезләреннән берсе дип атаган. Ул мөһим кагыйдәне үз эченә ала: һәр нәрсә киресе исбат ителмәгәнче үзенең гадәти хәлендә кала. Шик исә бу хәлне үзгәртми.

Шуңа  күрә кеше пакьләнүенә (тәһарәт алуына) ышана, әмма соңыннан бозылдымы-юкмы дип шикләнә икән — ул пакь хәлдә кала. Бу  шик намаз вакытындамы яки аннан тыш барлыкка килгәнме – мөһим түгел.

Мәсьәләгә килгәндә, шуны истә тотарга кирәк: арткы яки алгы юлдан чыккан һәрнәрсә кече тәһарәтне боза, ләкин аларның һәркайсы истинҗә (гарәп телендә пычракны сөртеп яки юып бетерүне аңлата) кылуны мәҗбүри итми. Мәсәлән, кеше бары тик газ гына чыгарса, шафигый мәзһәбе буенча аннан соң истинҗә кылу мәкруһ (теләнмәгән) санала. Бу мәсьәлә шафигый фикһе китапларында киң карала. Мәсәлән, «Ианату Талибин» (1/183) китабында: «Һава чыгу сәбәпле истинҗә кылу мәкруһ», — дип әйтелә.

Моннан тыш, башка хезмәтләрдә дә газ чыгу сәбәпле, хәтта чыккан урын дымлы булса да, истинҗә кылу мәкруһ булуы риваять ителә («Шарх Мафруз», 178 б.).

Йомгак: Әгәр кеше газ чыгарганнан соң юынмыйча (истинҗә кылмыйча) кече тәһарәт алып, аннары намаз укыса, аның намазы дөрес санала.

Интернет чыганаклардан

алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев