Саба таңнары

Сабинский район

16+
Сорау - җавап

Тычкан бизгәге – куркыныч чир

Табиблар кисәтә

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС) (яки «тычкан бизгәге») — табигый учаклы инфекцияләрнең берсе. Татарстан Республикасында 2025 елда, 2024 ел белән чагыштырганда аның белән авыру очраклары 8,8 процентка арткан. Саба районында 2025 елда авыру күрсәткече 100 мең кешегә 36,2 тәшкил иткән, бу республика күрсәткеченнән 2,7 тапкырга югары.

ГЛПС вирусының чыганагы булып тычкансыман кимерүчеләр тора: катнаш урманнарда яшәүче кызгылт,  сары муенлы, гади кыр тычканнары, өй тычканы, соры күсе.

Карлы кыш булу сәбәпле республика территориясендә кимерүчеләр саны арту өчен уңай шартлар барлыкка килде, өстәвенә яз көне алар кеше яшәгән урыннарга якынаялар. 2025 елдагы тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча кимерүчеләрнең вирус белән зарарлануы арткан, бу исә быел авырулар саны үсүгә китерергә мөмкин.

Кешеләр күбрәк кимерүчеләр бүлендекләре белән пычранган су, азык-төлек, яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланганда йогышлана. Күпчелек очракта авыл хуҗалыгы эшләре вакытында, урман кискәндә, бакча һәм дача эшләрендә, урманда җиләк-гөмбә җыйганда, табигатьтә ял иткәндә. Кеше башкалар өчен эпидемиологик куркыныч тудырмый, авыру кешедән кешегә йокмый.

Чир кискен башлана: тән температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелә, калтырау, көчле баш авыртуы, мускуллар сызлавы күзәтелә. Йөз, муен һәм гәүдәнең өске өлеше кызара. Күзләр ялкынсына («куян күзләре»). Кайбер авыруларда күрү сәләте кими («күз аллары томалана»). Башлангыч чорда ГЛПС еш кына грипп белән бутала. Кайбер очракларда борыннан кан китү, сидектә кан барлыкка килү күзәтелә. Авыруның төп билгеләре бөерләр зарарлану белән бәйле. Кеше корсак һәм бил тирәсендә авыртуга зарлана. Катлаулы  очракларда анурия – сидек бүленеп чыкмау күзәтелә.

ГЛПС белән авыручыларны дәвалау бары тик стационар шартларда гына үткәрелергә тиеш. Санап   кителгән билгеләр күренү белән кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Авыруны кисәтү максатыннан түбәндәге чараларны үтәү мөһим: урманга барганда шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә, савыт-сабаны һәм азыкны үләнгә, агач төпләренә куймаска. Моның өчен клеенка кулланырга; туристик сәяхәтләрдә куну өчен коры, куаклыксыз, кимерүчеләр булмаган урыннар сайларга. Печән һәм салам өемнәрендә кунудан сакланырга.

Өйдә яки дачада бер атна булмаган очракта, башта бинаны җилләтергә. Аннары дезинфекция чаралары кулланып  юеш җыештыру үткәрергә, савыт-сабаны яхшылап юып, кайнар су белән пешекләргә;

Дача, хуҗалык биналарын, гаражларны, базларны җыештырганда 4 кат марлядан ясалган битлек, резин перчаткалар, махсус эш киеме кияргә. Җыештыру вакытында ашамаска, тәмәке тартмаска. Шул ук саклану чаралары печән, салам ташыганда, урман әзерләгәндә, яшелчәләрне аерганда да кулланыла.

Кимерүчеләр пычраткан яки бозылган азык-төлекне кулланмаска, эчәр суны кайнатырга  кирәк.

Резеда Фәттахова,

табиб-эпидемиолог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев