Рәис Миңнеханов «Иң яхшы уенчы» буларак билгеләнде
Әлеге ярышларда 50 яшьтән югарылар арасында 6 команда катнашты
19 апрель көнне Апаста Бөек Җиңү көненә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Безнең команда составында район башлыгы Рәис Минниханов та бар иде.Әлеге ярышларда 50 яшьтән югарылар арасында 6 команда катнашты: Апас, Питрәч, Арча, Кукмара, Саба, Балтач.
Уеннар бик кискен рәвештә барды. Апас командасын сабалылар 4:2 белән җиңүгә иреште, ә Арча командасына исә 3:2 очко белән җиңелде. Нәтиҗәдә, Балтач командасын 3:2 белән җиңеп, безнең Саба районы командасы 3 урынга лаек булды.
Шунысын да әйтергә кирәк, Апас - Саба юлы командабызның оста уенчысы, шул ук вакытта Тынычлык мәчетенең имамы Ильнур Галимзяновның вәгазьләрен тыңлап бик тиз һәм җиңел үтелде, шуңа күрә юл ераклыгы сизелмәде дә - дип үзләренең хис-кичерешләре
белән уртаклашты Саба командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев