Сабада биатлон сезонына йомгак ясадылар
«Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында биатлон буенча 2024-2025 елгы сезонга йомгак ясалды.
Бәйрәмдә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР биатлон федерациясе президенты Илдар Ногманов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов катнашты. Биатлон тренеры Дамир Шакирҗанов еллык эш нәтиҗәсенең презентациясе белән чыгыш ясады. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче балаларның ел буена ирешкән уңышлары, аларның казанышлары турында сөйләде. Рәис Миңнеханов яшьлегендә үзе дә биатлон белән шөгыльләнгәнен искәртеп, спортчыларга киңәш-фикерләрен җиткерде. Илдар Ногманов "Биатлонда беренче адымнар", "Яшь биатлончылар", "Разрядтан мастерга", "Спорт өметләре", "Төз атучы", "Иң җитез" һәм башка номинацияләрендә урын алган балаларны Грамота һәм спонсордан истәлекле бүләк биреп тәбрикләде.
Илсөяр Шакирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев