Саба районының «Олимп» спорт мәктәбе чаңгычылары Волжск шәһәрендә узган Яшел Үзән ачык чемпионатында һәм Беренчелегендә бер алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль яулады.
2026 елның 1 августында Волжск шәһәрендә чаңгы роллерлары буенча Яшел Үзән шәһәренең ачык чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Саба муниципаль районының « Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр актив катнашып, призлы урыннар яулады.
2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында Әскар Сәйфетдинов 2 урынны яулады, Камил Нигъмәтҗанов 3 нче урынны алды. 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында Аяз Хәсбиуллин 1 нче урын, Таһир Шәфигуллин 3 нче урынга лаек булды.
Афәрин, егетләр! Спортчыларны һәм аларның тренер-укытучысы Таипов Илназ Илгиз улын котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез.


Нет комментариев