Матч дәвамында диярлек колумбиялеләр азчылыкта уйнады.
Япония җыелмасы бүген Саранскида Футбол буенча дөнья чемпионаты төркем этабының беренче турында Колумбия командасын җиңде. Бу хакта Интерфакс хәбәр итте.
Н төркеме катнашучыларының беренче очрашуы "Мордовия Арена" стадионында узды һәм ул Япония файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде. Трибунада 40 842 тамашачы булды.
Дөнья чемпионаты кысаларында Саранскида төркем этабының дүрт матчы планлаштырылган.
- 16 июньдә Перу һәм Дания очрашты. Исәп 1:0 булып, Дания командасы файдасына булды.
- 25 июньдә Иран һәм Португалия, 28 июньдә – Панама һәм Тунис җыелмалары матчлары узачак.
- Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза.
Фото: https://pixabay.com | derJani
Нет комментариев