Яшьләр волейбол уйный
«Яшьлек» яшьләр үзәге Шекше авыл җирлеге белән берлектә, яңа төзекләндерелгән заманча спорт майдачыгы ачылу уңаеннен, волейбол бүенча ярышлар үткәрде.
Ярышны Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хайретдинов һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров башлап җибәрде.
Сатыш, Иштуган,Тимершык һәм Шекше авыл җирлекләре волейболчылары иптәшләрчә матчта очраштылар. Командалар майданчыкта искиткеч энергия һәм дәрт белән көрәштеләр. Турнирның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
1 урында – Бигәнәй авыл яшьләре, 2 урында- Тимершыклылар, 3 урында -Шекше яшьләре.
Барлык катнашучыларны һәм җинүчеләрне, Саба районы яшьләр эшләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов котлады, командаларга дипломнар һәм акчалата призлар тапшыырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев