Яшүсмерләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды
Спорт яңалыклары

Яшүсмерләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды

Спорт ярышында безнең район данын яклап «Олимп» спорт мәктәбе укучылары катнашты

   2026 елның 28-30 апрелендә Казанда 14-15, 16-18 яшьлек яшүсмерләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

   «Олимп» спорт мәктәбенә йөрүчеләр  яхшы әзерлек күрсәтте һәм призлы урын алды. 

   200 метрлы  дистанциядә Динияр Нәбиев 3 нче урынны, 100 метрлы  дистанциядэ беренче спорт разрядын үтәде. Афәрин! Спортчыны һәм аның тренер-укытучысы Сафина Гөлназ Илдус кызын котлыйбыз.
Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез.


Нет комментариев