Кичә «Ак Барс» хоккей командасы Ярославльнең «Локомотив» командасын 5:1 исәбенә җиңде
Командаларның якындагы очрашуы Татарстан башкаласында 15 майда узачак.
«Ак Барс» ның баш тренеры Әнвәр Гатиятулин Гагарин Кубогы плей-оффының финал сериясенең «Локомотив» ка каршы икенче матчы тәмамлангач, матбугат конференциясендә казанлылар өчен җиңү яулаган очрашуга нәтиҗә ясады (5:1).
Иң элек шуны билгеләп үтәм: Яхшы әзерләндек, беренче матчтан соң әйтелгән компонентларны өстәдек: команданы туплау, капкага юнәлү, алканы контрольдә тоту. Яхшы команда җиңүе, җанатарларыбызга ярдәмнәре өчен рәхмәт.
«Локомотив» һәм «Ак Барс» арасындагы серия Казанга кайта. Командаларның якындагы очрашуы Татарстан башкаласында 15 майда узачак.
Чыганак: «Реальное время»
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев