Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

Көндәшлек рухы һәм спорт осталыгы: «Беренче ракетка кубогы» бөтенроссия ярышлары башланды

7 августтан 9 августка кадәр Самара шәһәрендә «Беренче ракетка кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды, анда безнең спортчыбыз Павел Галанов катнашты.

    7 августтан 9 августка кадәр Самара шәһәрендә теннис сөючеләр өчен зур вакыйга — «Беренче ракетка кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге дәрәҗәле турнирда илнең төрле төбәкләреннән көчле спортчылар җыелды, алар үзләренең осталыгын һәм чыдамлыгын күрсәтергә әзер иделәр.

Татарстан данын бу ярышларда лаеклы рәвештә безнең якташыбыз, талантлы уенчы Павел Галанов яклады. Ул 18дән алып 39 яшькә кадәрге катнашучылар арасында чыгыш ясады һәм турнирның иң югары дәрәҗәдә оештырылуын раслап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте.

Ялгыз разрядтагы (одиночный разряд) җиңү: Павел ялгыз разрядта аеруча көчле уен күрсәтте. Барлык көндәшләрен дә артта калдырып, ул бер генә сетта да оттырмыйча, категориядә абсолют җиңүче булды. Бу казаныш аның физик әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын, тактика ягыннан уйланылган уенын һәм психологик тотрыклылыгын тагын бер кат исбат итте. Финал матчында ул үзенең хәрәкәтләренең төгәллеге һәм көчле подачасы белән өстенлек алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев