Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

Өстәл теннисы буенча «Без бергә» «Ак торналар» халыкара спорт ярышлары узды

Спорт чарасы 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында оештырылды

  17-20 июньдә «Саба-Арена» спорт мәктәбендә 16 яшькә кадәрге егет - кызлар арасында өстәл теннисы буенча «Без бергә» «Ак торналар» халыкара спорт ярышларында катнашучыларны кабул итте.
Турнир СВО зонасында һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышланды һәм ПМК директоры Константин Маковеевның иганәчелек ярдәме белән узды.
Ак яшеннәр ике көн тынмады. Турнир ялгыз разрядларда узды. Һәр разрядта спортчыларның иң яхшы алтылыгы билгеләнде:
Хатын-кызлар ялгыз разряды:
6 нчы позиция-Арина Буранова (Кукмара)
5 нче позиция - Дилоромхон Арслонова (Үзбәкстан)
3 нче позиция - Динә Батыршина (Саба) һәм Машарипова Маниса (Үзбәкстан) (өченче урынны бүлештеләр)
2 нче позиция — Элеонора Шириева (Үзбәкстан).
1 нче позиция — җиңүче булып Жасмин Госманова (Казан)танылды
Ир-атлар ялгыз разряды:
6 нчы позиция-Әлфис Вәлиуллин (Саба)
5 нче позиция — Тимур Миңнуллин (Казан)
3 нче позиция - Илсаф Латыйпов (Саба) һәм Мөхтәрәли Исмәгыйлев (Үзбәкстан) (өченче урынны бүлештеләр)
көмеш медаль-Оролмирзо Ходайбердиев
турнирның җиңүчесе-Рәхмәтулло Абдурашидов (икесе дә-Үзбәкстан)
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, тиешле дәрәҗәдәге медальләр, кубоклар һәм иганәчеләрдән акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Турнирда катнашучылар «Саба-Арена» хезмәткәрләренә уңайлыклар өчен рәхмәт белдерделәр. Шулай ук Константин Маковеевка хәйрия ишарәсе өчен аерым зур рәхмәтебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев