Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

Өстәл теннисы буенча «Россия көненә» багышланган «Якшәмбе лигасы» узды

Байлар Сабасында урнашкан «Саба-Арена» спорт комплексы «Якшәмбе лигасы»нда катнашучыларны кабул итте

    «Саба-Арена» спорт комплексы 14 июньдә «Якшәмбе лигасы»нда катнашучыларны кабул итте. «Россия көненә» багышланган Өстәл теннисы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разрядлы уенда көч сынашты. Хатын-кызлар арасында пьедесталга Кукмара шәһәреннән  Арина Буравова күтәрелде.Икенче урынны сабалы Зилә Хәбибрахманова яулады.Җиңүне шулай ук Саба теннисчысы Галина Гороховатченко бәйрәм итте.

     Ир-атлар  арасында Әлфис Вәлиуллин өченче урынга күтәрелде.Икенчегә Кукмара шәһәре вәкиле Артем Захаров алды.Җиңүче Илсаф Латыйпов булды.

    Призерлар һәм җиңүчеләр «Саба-Арена»дипломнары белән бүләкләнделәр.Туган көн бәйрәменнән татлы призлар һәм Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил  Шәфигуллиннан кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Узган турнир 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызларның өстәл теннисы буенча «Без бергә», «Ак торналар» халыкара ярышларына яхшы әзерлек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев