Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Россия спортчылары Пекиндагы кышкы Уеннарда бүләкләр саны буенча рекорд куйды

2022 елгы Уеннарның нәтиҗәләре буенча, Россия җыелмасы активында 6 – алтын, 12 – көмеш һәм 14 бронза медаль бар.

Россия җыелма командасы Пекинда кышкы Олимпия уеннарында бүләкләр саны (32) буенча яңа рекорд куйды. Бу хакта «Российская газета» яза.

Илебез спортчылары соңгы медальне хоккей турнирында яулады. Анда Алексей Жамнов командасы, хәлиткеч матчта Финляндиягә 1:2 исәбенә оттырып, көмеш медальгә лаек булды.

2022 елгы Уеннарның нәтиҗәләре буенча, Россия җыелмасы активында 6 – алтын, 12 – көмеш һәм 14 бронза медаль бар. Моннан алдагы рекорд Сочида (29 медаль) куелган иде, 1988 елда Калгарида узган Уеннарда да совет спортчылары шундый нәтиҗәгә иреште.

Пекинда Россия командасы бүләкләр саны буенча, Норвегиядән генә калышып (аларның 37 медаль: 16 – алтын, 8 – көмеш, 13 - бронза) икенче урынга лаек булды.

Норвегия спортчылары алтын медальләр саны буенча да беренче урында. Икенчедә – 12 алтын медальгә лаек булган Германия җыелмасы. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев