Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

«Саба-Арена» мәктәбе укучыларына спорт разрядлары бирелде

Спортчыларыбызны чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!

   Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә туры китереп, шулай ук Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 01.06.2026 елгы 151 номерлы боерыгы нигезендә "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына түбәндәге спорт разрядлары бирелде:
бадминтон буенча «өченче спорт разряды» — Хәбибуллина Нәргизә Камил кызы (тренер-укытучысы Зарипова Гөлнара Хәмит кызы);
бадминтон буенча «икенче спорт разряды» — Борһанов Данияр Илшат улы (тренер-укытучысы Зарипова Гөлнара Хәмит кызы).

Спортчыларны һәм тренерыбызны котлыйбыз! Киләчәктә дә җиңүләр, хезмәт сөючәнлек, үз-үзеңә ышаныч һәм яңа спорт үрләрен яулауны телибез!, – дип шатлыклары белән уртаклаша «Саба-Арена» спорт мәктәбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев