Саба егетләре Волжскида иң көчлеләр рәтендә: чаңгы роллерлары буенча чемпионатта 4 призлы урын
Сабаның «Олимп» мәктәбе чаңгычылары Волжскида зур уңышка ирештеләр
Күптән түгел Мари Эл Республикасының Волжск шәһәрендә чаңгы роллерлары буенча Яшел Үзән шәһәренең ачык чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Әлеге дәрәҗәле ярышларда Саба районының данын яклап, «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшь спортчылар актив катнашты һәм лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнекеләр дүрт призлы урын яуладылар.
-
2009–2010 елгы яшүсмерләр категориясендә:
-Әскәр Сәйфетдинов — 2 нче урын (көмеш медаль); - -Камил Нигъмәтҗанов — 3 нче урын (бронза медаль).
-
2011–2012 елгы яшүсмерләр категориясендә:
- Аяз Хәсбиуллин — 1 нче урын (алтын медаль) һәм чемпион исеменә лаек булды;
- Таһир Шәфигуллин — 3 нче урын (бронза медаль).
Спортчыларның әлеге казанышларында аларны әзерләгән тренер-укытучы Илназ Таиповның да өлеше бәхәссез. Аның хезмәте, профессиональлеге һәм укучыларына карата игътибары югары нәтиҗәләргә китерде.
Чын күңелдән яшь спортчыларыбызны һәм аларның остазларын чираттагы матур җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яулауларын, ныклы сәламәтлек, түземлек һәм спортта зур уңышлар телибез. Афәрин, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев