Сабада яшь шахматчылар тәрбияләнә
Шахмат уйнау – баланың акыл эшчәнлеген яхшырту өчен иң яхшы чара. Яшьтән шахмат белән шөгыльләнүче балаларның укуларында, бигрәк тә төгәл фәннәрдән алга китеш нык сизелә, диләр белгечләр.
Районыбызда шахмат белән кызыксынучы балалар өчен мәктәпләрдә түгәрәкләр эшләп килә, төрле ярышлар үткәрелә. Шундый турнирларның берсе, Яшьләр көне уңаеннан, «САБА-АРЕНА» спорт мәктәлбендә узды. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
2018 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында:
1 урын - Давлиев Ислам.
2 урын - Горник Мартин.
3 урын - Саматов Кәрим.
2018 елгы кызлар һәм яшьрәк:
1 урын - Низамиева Әминә.
2 урын - Гатауллна Камилә
3 урын - Шәрәфиева Азалия.
2015-2017 елларда туган малайлар арасында
1 урын - Галимуллин Данияр
2 урын - Низамиев Йосыф
3 урын - Вахитов Бәхтияр.
2015-2017 елгылар:
1 урын - Батталова Алина
2 урын - Мөхәммәтова Сафия
3 урын - Горник Ксения.
Егетләр (2010-2014 елгылар):
1 урын - Башаров Вильдан
2 урын - Хәсәнов Наир.
3 урын - Камальдинов Айдар
Кызлар (2010-2014 елгылар).
1 урын - Шавалиева Энҗе
2 урын - Батталова Алина
3 урын - Горник Агния.
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев