Шәмәрдәндә узган чаңгы ярышларында 180нән артык кеше катнашты
Спорт -сәламәтлек нигезе
18 нче декабрь көнне, Шәмәрдәндә, чаңгы ярышларын һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, көчле спортчыларны ачыклау максатыннан чаңгы ярышлары узды. Ярышларда теләгән һәр кем катнаша алды. Ачылышта Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Валиев катнашып, чаңгычыларга уңышлар теләделәр һәм алдагы ярышларда да актив катнашырга чакырдылар. Көн нәкъ чаңгы шуа торган иде. Шуңа күрәдер, ярышка башка вакыттагыдан күбрәк кеше, 180 нән артык спорт сөюче килгән иде. Иң җитез, иң оста шуучыларга җитәкчеләр тарафыннан грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев