Сатыш авылы мәдәният йортында көрәш буенча Яңа Ел турниры узды
Бәйгедә Саба һәм Теләче районнарыннан 15 авырлык категориясе буенча 70 дән артык көрәшче катнашты.
Сатыш авылы мәдәният йортында 2008 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа Ел турниры булып узды. Бәйгедә Саба һәм Теләче районнарыннан 15 авырлык категориясе буенча 70 дән артык көрәшче катнашты. Көрәшчеләрне котларга Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Раил Шаймарданов, ООО "Саба" оешмасы җитәкчесе Адель Билалов иганәчелек ярдәме белән барлык көрәшчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Спортчыларны һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев