Тольятти шәһәрендә балалар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге узды
Бу ярышта райондашыбыз «Саба -Арена» мәктәбе спортчысы Амалия Фазлиева катнашты.
7 июнь көнне Тольяттида 15 яшькә кадәрге балалар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге узды.
Турнирның ике йөз катнашучысы арасында "Саба-Арена" спорт мәктәбеннән Амалия Фазлиева иң көчлеләр арасында көрәштә катнашу хокукын яулады.
Сигезлегә чыгу өчен көрәштә Амалия 9:12 исәбе белән җиңелде. Шуңа да карамастан, райондашыбыз үзенең 2012 елгы яшь категориясендә икенче урынга лаек булды.
Бу җиңү Саба-Арена спорт мәктәбенең фехтование буенча һичшиксез уңышы. Киләчәктә дә җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев