Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Узышта призер булдылар

ТР Дәүләт Советы депутаты, Мамадыш һәм Саба районнарына кураторлык итүче Марат Галиев һәм аның туганы Илсур экипажы илнең иң көчле спортчылары арасында 3нче урынны яулады. Узган ялларда Волгоград өлкәсендәге “Арчеда комлыклары”нда Кантри Баха буенча Россия чемпионатының беренче этабы булды.

Волгоград өлкәсенә 60лап экипаж килгән. Аларга катлаулы спорт трассасын үтәргә туры килә. ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев сүзләренә караганда, туганы белән андый узышларда күптән түгел генә катнашулары әле. Бу – аларның өченче сезоннары. Тәҗрибәләре зур булмау да аларга чүл комлыкларын буйсындыруга комачаулый алмый.  “Мотоцикл спорты өчен сезон – гадәттә, яз, җәй, көз. Узышлар  илнең  төрле төбәкләрендә: Астрахань, Волгоград, Иваново, Тула, Оренбург  өлкәләрендә уза. Элек Татарстанда да үткәрәләр иде. Нәкъ менә биредә без беренче тапкыр спортның җәлеп итә торган бу төрендә катнаштык. Мин –  руль артында. Абыем – штурман. Бер-беребезне ярты сүздән, эчке сизенү дәрәҗәсендә аңлыйбыз. Бу планда миңа аның белән җиңел. Раллида без профессиональ спортчылар белән – спорт яшәү рәвешенә әйләнгән, көн саен күнегүләргә йөрүче, иганәчеләре эре корпорацияләр булган кешеләр белән ярышабыз. Ә без – бары тик һәвәскәрләр. Әнә шуңа күрә, 3нче урын – зур уңыш, дип саныйм. Күп кенә тәҗрибәле катнашучылар  нәкъ менә ватылулар аркасында дистанциядән төшеп  калдылар. Без җай белән генә бардык, трассаның катлаулы  участокларын узып,  төркемебездә өченче килүгә ирештек. Сезонның чираттагы  узышы  Волгоград  өлкәсендә  була. Яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез”, –  дип тәэсирләре белән уртак­лашты Марат Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев