Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында өстәл теннисы буенча ТР Чемпионаты һәм Беренчелеге узды
Ярышларда Татарстан Республикасының 10 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 46 спортчы катнашты.
Ачылу тантанасында спортчыларны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов. Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина, иҗтимагый проектлар буенча җитәкче урынбасары,"Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Адилә Шәяхмәдова сәламләде. Ярыш нәтиҗәләре:
ТР Беренчелеге 1-5 класс кызлар: 3 урын - Алпатова Дарья (Я. Чаллы), 2 урын - Леонтьева Дарья (Саба районы), 1 урын - Имамиева Рияна (Саба районы).
Кызлар 6-8 класслар: 3 урын - Халикова Зарина (Саба районы), 2 урын - Сәфәрова Наилә (Саба районы), 1 урын - Шәйдуллина Элина (Саба районы).
Хатын-кызлар 6-8 класслар: 3 урын - Гыйльметдинова Гөлназ (Я. Чаллы), 2 урын - Исмәгыйлева Гөлназ (Саба районы), 1 урын - Гороховатченко Галина (Саба районы).
9-10 класслар 3 урын - Халикова Олеся (Азнакай), 2 урын - Яруллина Светлана (Азнакай), 1 урын - Багманова Энҗе (Саба районы).
1-5 класслы ир-атлар ТР Чемпионатында: 1 урын - Галиәкбәров Раил (Саба районы).
6-8 класслар: 3 урын - Новиков Дмитрий (Казан шәһәре), 2 урын - Миндияров Рәмис (Казан шәһәре),1 урын - Шәфигуллин Фаил (Саба районы).
9-10 класслар: 3 урын - Гомәров Фирзәр (Кама Тамагы районы), 2 урын - Кәримов Фәнүс (Азнакай), 1 урын - Шаманов Нияз (Саба районы).
Ишетмәүчеләр спорты хатын-кызлар: 2 урын - Азынгараева Зөлфия (Азнакай), 1 урын - Карташова Дарья (Азнакай). Ишетмәүчеләр спорты ир-атлар: 2 урын - Данилов Вячеслав (Кукмара районы), 1 урын - Назаров Сергей (Казан шәһәре)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев