Физкультурачы көне белән!
Бәйрәм котлавы
Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне – профессиональ спортчыларныкы гына түгел, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышларына чын күңелдән сөенүчеләрнең дә бәйрәме. Саба спортчылары республика һәм Россия ярышларында да җиңүләр яулыйлар. Әлеге чараларның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буынны физик һәм рухи яктан тәрбияләү дә. Ирешелгән уңышларда тренерларның, физкультура укытучыларының да өлеше зур. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Киләчәктә дә зур жиңүләргә ирешергә язсын!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев