Югары Шытсу авылында  Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан итекле футбол уеннары узды
Спорт яңалыклары

Югары Шытсу авылында Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан итекле футбол уеннары узды

Анда районыбызның 4 командасы катнашты.

Бүген Югары Шытсу авылында  Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан итекле футбол уеннары булып узды. Анда районыбызның 4 командасы катнашты.  
 Командаларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов сәламләде, һәркемгә уңышлар теләде. 
Уен нәтиҗәләре буенча беренче урында - Тимершык, икенчедә - Югары Шытсу, өченчедә - Икшермә, дүртенчедә- Түбән Шытсу командалары.
 Җиңүчеләргә Грамоталар һәм акчалы призлар тапшырылды.


Нет комментариев