Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Камилә Вәлиева Олимпиадада ялгыз шуу буенча ирекле программада дүртенче урынга чыкты

Анна Щербакова — Олимпия чемпионы, Александра Трусова — икенче урында.

Россия фигуралы шуу остасы Анна Щербакова Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча ирекле программада җиңү яулады.

Шул рәвешле, ул шәхси зачетта Пекин Олимпиадасы чемпионы булды. Щербакова барлык элементларны да бернинди хатасыз башкарды һәм аның йомгаклау баллы 255,95 булды. 

Россия фигуристлары шуу нәтиҗәләре буенча беренче өч урынны яулый алмады. Икенче урында —  Александра Трусова. Ул үзенең биш дүртәрле сикереш булган катлаулы программасын бер тапкыр да егылмыйча башкарып чыкты. Трусова фигуралы шуу тарихында беренче тапкыр ирекле программада биш дүртәрле сикереш башкарды. Кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча гомуми бәя — 251,73 балл.

Өченче урынны Кари Сакамото яулады. Камилә Вәлиева дүртенче урынны алды. Ул үз программасында берничә хата җибәрде. Исегезгә төшерәбез, Казан кызы Пекин Олимпиадасындагы команда зачетында Олимпия чемпионы булып тора.

Пекин Олимпиадасы. Хатын-кызлар арасында ялгыз шуу. Ирекле һәм кыска программалар суммасы буенча йомгаклау баллары. 

1. Анна Щербакова (Россия) — 255,95

2. Александра Трусова (Россия) — 251,73

3. Каори Сакамото (Япония) — 233,13

4. Камила Валиева (Россия) — 224,09

5. Вакаба Хигучи (Япония) — 214,44

6. Ю Ен (Көньяк Корея) — 213,09

7. Алиса Лью (АКШ) — 208,95

8. Ким Йе Лим (Көньяк Корея) — 202,63

9. Луна Хендрикс (Бельгия) — 206,79

10. Мэрайя Белл (АКШ) — 202,30

Фото: t.me/intertatgazeta

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев