Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

13 февраль көнне Казан шәһәрендә 2007-2010 нчы елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды. Ярышларда Казан, Тукай, Питрәч районнарыннан һәм Байлар Сабасыннан утыздан артык спортчы катнашты.

Спортчылар 1,2 км һәм 3,6 км дистанциядә көч сынаштылар. «Сабантуй» спорт мәктәбе командасын 8 спортчы яклады (тренерлары Шакирҗанов Дамир).

2007-2008 елгы егетләр арасында (бу категориядә 20 дән артык спортчы) Галимҗанов Ришат җиңү яулады. 2009-2010 елгы егетләр арасында 2 нче урынны Абдуллин Сәрим алды һәм 2 нче разрядны үтәде.

Ирешкән нәтиҗәләре өчен Галимҗанов Ришат биатлон буенча Россия беренчелегендә Татарстан Республикасы данын яклаячак. Аңа уңышлар телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев