Казанда узган чемпионатта һәм спартакиадада райондашларыбыз уңышы
Спорт-яшәү чыганагы
Казанда терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар арасында бочча буенча республика чемпионаты узды. Ярышта районыбыз егетләре уңышлы чыгыш ясады. Сабадан Фаил Мөхәмәтдинов һәм Олы Ныртыдан Илмир Әхмәтов үз төркемнәрендә 2нче урыннарны алдылар.
Июнь башында Казанда пенсионерларның XV республика спартакиадасы үткәрелде. “Өченче буын” исемле әлеге ярыш үз эченә 7 төрне ала һәм анда һәр командадан 5 ир, 5 хатын-кыз катнаша. Үткән елларда районыбыз спортчы пенсионерлары пьедесталның иң югары баскычында торса, быел андый биеклеккә ирешеп булмады. Әгерҗе, Биектау Минзәлә, Баулы командаларыннан калышып, 5нче урын белән канәгатьләнергә туры килде. Шулай да 30 спортчы арасында бу – әйбәт күрсәткеч. Аерым алганда, дартста Сабадан Светлана Кириллова 2нче урынга чыкты. Урта Сабадан Азат Дәүләтшинның һәм Шәмәрдәннән Хания Галимуллинаның 1000 метрга йөгерүдә 4нче урыннары да мактауга лаек.
Рәшит Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев