Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Милли Шура рәисе федераль Сабан туенда көрәш буенча ачык чемпионат уздырырга тәкъдим итә

Анда иң көчле көрәшчеләр килергә тиеш, һәммәсен катнаштырырга кирәк, диде Шәйхразиев.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев быел федераль сабан туенда көрәш буенча ачык Россия чемпионаты уздырырга тәкъдим итә. “Быел көчле көрәшчеләр читтә калмаска тиеш”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Милли Шура рәисе фикеренчә, Федераль сабан туенда Россия чемпионаты уздыру мантыйкый яктан дөрес. “Былтыргы федераль сабан туенда көрәш ярышында чыккан шау-шу да мондый тәкъдимгә сәбәпче булды дияргә була”, - дип аңлатты ул.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, Федераль Сабан туенда чемпионат ачык булырга тиеш: теләгән көрәшчеләр катнаша алсын, көчле көрәшчеләр читтә калмасын. Анда Россиянең иң көчле көрәшчеләре килергә тиеш, бу шуңа күрә Федераль Сабан туй һәм андагы көрәш ярышының дәрәҗәсе дә бер булырга тиеш. Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Монголиядән килгән көрәшчеләрне дә катнаштырырга кирәк”, - диде Шәйхразиев.

Спортның төп законы - көчле җиңәргә тиеш, диде Милли Шура рәисе.

  • Быел федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә 9 июньдә үтәчәк.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев