Өстәл теннисы буенча лига узды
«Саба-Арена» спорт мәктәбе чираттагы якшәмбе лигасында катнашучыларны кабул итте
Лигада 24 команда көч сынашты. Турнирның җиңүчесе булып «Арсенал» командасыннан Хәйем Исмаилов һәм Раян Йосыпов табылды. Икенче урынны «Россиянең киләчәге» командасыннан Камил Вилданов һәм Илсаф Латыпов, өченче урынны «Саба-Арена» командасыннан Морат Ибраһимов һәм Әлфис Вәлиуллин яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев