Саба таңнары

Сабинский район

16+
Спорт яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тантанада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Тантанада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстанда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар уза.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-musa-alil-haikalena-cacaklar-saldy-5919195

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев