Саба таңнары

Сабинский район

16+
Спорт яңалыклары

«Саба чаңгы 2026» төнге чаңгы узышларында катнашырга чакырабыз

Барлык чаңгы спортын яратучыларны Саба елгасы буенда узачак ярышларда көтәбез

Хөрмәтле спортчылар һәм кышкы спорт төрләрен яратучылар!

Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы уникаль спорт вакыйгасы — «Саба чаңгы 2026» төнге чаңгы узышлары турында игълан итә. Барлык чангы спортын яратучыларны Байлар Сабасы бистәсенең  Саба елгасы буенда үзләренең чыдамлыгын,осталыгын сынап карарга һәм команда рухын күрсәтергә чакырабыз.

Ярышлар программасы

1 км – тиз старт өчен кыска тизлекле дистанция;

2 км – уртача темп, техниканы тикшерү;

5 км - уртача озынлыктагы һәвәскәрләр өчен классик дистанция;

10 км – чыдамлык сынавы һәм стратегия;

15 км – чын чемпионнар өчен искиткеч марафон;

Балалар узышы - яшь чаңгычылар өчен аерым маршрут.

Барлык катнашучылар да әзерлек дәрәҗәсенә һәм шәхси максатларга карап дистанция сайлый алачак.

Без ышанабыз, "Саба чаңгы 2026" кышкы спорт чаралары календаренда якты вакыйга булачак, төрле яшьтәге һәм төрле дәрәҗәдәге спортчыларны берләштерәчәк, шулай ук йолдызлы күк астында Төнге чаңгы ярышларыннан онытылмаслык тәэсирләр бүләк итәчәк.

Сезне стартта көтәбез!

Нигезләмә белән танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев