Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

Саба нардачылары уңышы

20-23 май көннәрендә Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда спорт нардалары буенча халыкара турнир - «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы 2026»узды.

 Турнирда илебезнең һәм чит илләрнең Тобиас Хельваг (Германия), Айкут Узел (Төркия), Танака Тацуи, Мичихито Кагеяма һәм ике тапкыр дөнья чемпионы Масаюки Мочизуки (Япония) кебек бик күп танылган спортчылары катнашты.

Шулай ук «Рәис Кубогы 2026» кысаларында ике яшь категориясендә балалар турниры узды. Ярышларда 12 призлы урынның 10сын Саба яшьләре яулады.

Уен нәтиҗәләре:

Озын нардалар:

7-11 яшьлек балалар арасында:

 Галимуллин Данияр (Саба)

 Вахитов Бахтияр (Саба)

 Мөхәммәтова Сафия (Саба)

12-17 яшьлек балалар арасында:

 Кәримуллина Камилла (Саба)

 Фазылов Илназ (Саба)

 Рейш Алёна (Мәскәү өлкәсе)

Кыска нардалар:

7-11 яшьлек балалар арасында

 Галимуллин Данияр (Саба)

 Вахитов Бахтияр (Саба)

 Роганов Эрик (Иваново өлкәсе)

12-17 яшьлек балалар арасында:

 Фазылов Илназ (Саба)

 Дәүләтшин Азамат (Саба)

 Камальдинов Раяз (Саба)

 “Рәис кубогы”н уздыру чорында ике тапкыр дөнья чемпионы Масаюки Мочизуки сабалылар өчен берничә мастер-класс һәм егетләребез белән 5 күрсәтмә матч үткәрде. Уенда Камилла Кәримуллина танылган грандмастерны җиңеп, «I beat Mochy» (Мин Мочины җиңдем) дип язылган шәхси автографлы кепка белән бүләкләнде.

  Шулай ук нардлар буенча балалар-яшүсмерләр онлайн дөнья чемпионаты нәтиҗәләре билгеле булды. Ярты ел дәвамында узган турнир нәтиҗәләре буенча, күп кенә Россиякүләм турнирларның триумфаторы Камилла Кәримуллина Дөнья вице-чемпионы булды. Котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев