Саба районында өстәл теннисы буенча „Россиянең киләчәге“ төбәкара турниры узды
Турнирда Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Кукмара, Балык Бистәсе һәм, әлбәттә инде, Саба теннисчылары катнашты.
17 августта Шәмәрдән авылында «СМЭШ» өстәл теннисы үзәгендә «Россиянең киләчәге»төбәкара турниры булып узды. Турнирга Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәреннән дә кунаклар килде. 16 яшькә кадәрге егетләр 37 катнашучы арасында, ә 16 яшькә кадәрге кызлар 27 катнашучы арасында көч сынашты.
Турнир "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне" эгидасы астында узды. Кызлар арасында өченче урынны Свердловски өлкәсе вәкиле Виктория Москалева алды, икенче урында-Татарстан Республикасының Балык Бистәсеннән Амилә Фатихова. Турнирның җиңүчесе Татарстан Республикасының Кукмара шәһәреннән Арина Буранова булды. Егетләр арасында пьедесталның өченче баскычын — Ярослав Чипищук, икенче баскычны Сабалы Әлфис Вәлиуллин яулады. Турнирның җиңүчесе Максим Өлфәтов булды. Призерлар һәм җиңүчеләр Россия өстәл теннисы федерациясенең тиешле дәрәҗәдәге дипломнары, медальләре һәм истәлекле призлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев