Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабабызның йөзү чемпионнары

Казанда мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында йөзү төреннән республика чемпионаты үткәрелде.

  Ирекле  стиль белән  50 метрга  ярышта Өтернәстән Азат Сәмигуллин  һәм Шәмәрдәннән Руслан  Чернобаев барлык  көндәшләрен җиңеп,  чемпион  исеменә  лаек булдылар. Илшат Мирзәхмәтов (Килдебәк), Рамил Владимиров. Светлана Калагина (икесе дә Шәмәрдән) үз төркемнәрендә 2нче  урыннарны  алдылар.

  Хәзер инвалид  спортчылар  шашка һәм шахмат буенча  республика чемпионатына әзерләнәләр.  Иң  көчлеләрне  сайлап  алу туры  10 октябрьдә “Саба-Арена” бинасында  узачак.

  Шулай ук  Халыкара  өлкәннәр  көне  уңаеннан пенсионерлар  өчен 3 октябрьдә Саба  йөзү бассейнында  ярышлар  үткәрелә.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев