Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабада картинг буенча ТР Беренчелеге, ТР Чемпионаты һәм ТР Кубогы узды

Сабаның «Олимп» урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышларда актив катнаштылар, яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннарга лаек булдылар.

 125 - Б классында Рамзил Йосыпҗанов 3 урынны алды. 125 - А классында Артур Гәрәев – 2 урынны, Данис Насыйбуллин 1 урынны алды. «Восход» классында Рифат Исрафилов 3 урынны, Илнар Галимов – 2 урынны, Динар Дәминов  1 урынны алды. Иң тиз класста KZ-2 Илнар Галимов 2 урынны алды. «Стриж» классында Рәсим Йосыпҗанов 6 нчы урынны, Фидан Шаһиев 8 нче урынны алды.

 Балаларны һәм аларның тренерларын - укытучыларын- Илгиз Насибуллинны, Рафил Исрафиловны һәм механик Азат Йосыповны котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев