Саба таңнары

Сабинский район

18+
Спорт яңалыклары

Сабада мини-футбол буенча чемпионатның җиңүчеләре ачыкланды

12 февраль көнне Саба районының хезмәт коллективларының һәм авыл җирлекләренең ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды (40+). Ярышларда 13 команда катнашты.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. аппараты җитәкчесе Марат Кәримов  катнашты.

Илләр арасында спорт хезмәттәшлеген үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән өчен Теунгку Малик Махмуд Аль-Хайтар Вали Нангро Ачех (Султан) провинциясе Ачех (Индонезия) медале һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:  

“Олимп” спорт мәктәбе директоры Хисамов Рифат Револевич;

“Саба-Арена” спорт мәктәбе директоры Баһманов Артур Фидаел улы.

Чемпионат тәмамланганнан соң иң яхшы уенчылар ачыкланды:

Авыл җирлекләре арасында ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты (40+)

 - “Иң яхшы бомбардир” Вәлиуллин Альберт Тимершык-Шыңар командасы;

-  “Иң яхшы уенчы”  Рәкыйпов Фларид Лесхоз-Килдебәк командасы;

-  “Иң яхшы уенчы”  Гимадиев Илнар Олыяз командасы;

- “Иң яхшы уенчы” Бәшәров Айдар Икшермә-Кибәче командасы.                          

Нәтиҗәләр:

1 урын - Икшермә-Кибәче командасы;

 2 урын – Тимершык-Шыңар командасы;

3 урын – Олыяз командасы.

Хезмәт коллективлары арасында ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының иң яхшы уенчылары (40+).:

-  “Иң яхшы бомбардир” Шиабетдинов Ильяс Сабагаз командасы;

- “Иң яхшы уенчы” Мөбәрәков Альберт Промпарк командасы;

- “Иң яхшы уенчы” Ишниязов Марат Администрация командасы;

- “Иң яхшы сакчы”  Хәлиуллин Фәрхәт Олимп командасы.         

Нәтиҗәләр:

1 урын - Олимп командасы;

 2 урын – Сабагаз командасы;

3 урын-Администрация командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев