Сабада «Өстәл теннисы буенча Профессиональ лига чемпионаты- 2025/2026» Халыкара спорт ярышлары старт алды
Әлеге этапта Красноярск,Түбән Тагил, Пенза, Самара, Чиләбе, Уфа, Химки шәһәрләреннән 8 команда очраша.
13 февральдә «Саба-Арена» спорт комплексында "Өстәл теннисы буенча Профессиональ лига чемпионаты- 2025/2026" халыкара спорт ярышларының 3нче туры старт алды. Бу этапта Красноярск,Түбән Тагил, Пенза, Самара, Чиләбе, Уфа, Химки шәһәрләреннән 8 команда очраша һәм түгәрәк буенча уйный. . Саба-Татарстанны Хайем Исмаилов, Павел Галантов, Гадел Вәлимөхәммәтов, Камил Вилданов, Илсаф Латыйпов, Раян Йосыпов тәкъдим итә. 2 тур нәтиҗәләре буенча 16 командадан безнең егетләр 7 нче позициядә.
Выкса шәһәрендә параллель рәвештә «С» югары лигасының хатын-кызлар туры уза, анда безнең «Саба-Татарстан» командасы Динара Исмаилова, Алиса Гайнуллина, Галина Гороховатченко, Динә Батыршина катнаша. Безнең кызлар 2 тур нәтиҗәләре буенча шулай ук 16 команда арасыннан 3 нче позициядә баралар. Марафонда темпны саклап калырга телибез. (САБА АРЕНА)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев