Спортчыларыбыз чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар
Чаңгы юлларында ярыш кызу
19-21 мартында Бөгелмә шәһәрендә спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.Саба муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышларда актив катнаштылар. Милютин Иван 5 км дистанциядә 3 нче, классик узышта 4 нче, Хәсбиуллин Аяз 5 км дистанциядә классик узышта 5 нче урыннары алдылар.
Спортчыларыбызны һәм аларның тренер-укытучысы Илназ Таиповны котлыйбыз, яңа уңышлар телибез!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев