Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль алды
Спорт яңалыклары

Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль алды

Спортчы Россия җыелма командасында чаңгы ярышларында икенче килде.

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхенчханда Олимпия уеннарында көмеш медальгә ия булды. Ул Россия ир-атлар командасы составында 4х10 км эстафетада икенче урынны алды.

Россиялеләр Норвегия җыелма командасына 9,4 секундка оттырды. 3 нче урынны, 36,9 секундка оттырып, Франция командасы алды.

Ларьков - Татарстан вәкилләреннән  Олимпиадада медаль алган өченче спортчы булды. Шулай ук фигуралы шуу буенча Евгения Тарасова - көмеш, ә чаңгычы Анна Нечаевская бронза медаль яулады.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев