Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Алдакчы кармагына капма

Соңгы вакытта республикада булмаган юл-транспорт вакыйгасы турында ялган хәбәр бирү алымы белән үзләренә файда эшләп йөрүчеләр саны артты.

 

Мондый очракта бик гади тактика кулланыла: алдакчы үзен ЮХИДИ хезмәткәре итеп күрсәтеп, булачак корбанына (ул күпчелек очракта олы яшьтәге кеше) туганының авариягә таруы, зыян күрүчеләр дә барлыгы турында хәбәр итә. Әмма мәсьәләне күпмедер сумма төртү юлы белән хәл итәргә мөмкин икән һәм бу очракта һәлакәт китереп чыгаручы кеше җаваплылыкка тартылудан котылып калачак. Туганын бәладән йолып калырга теләүче "корбан" моңа риза булганда, тиешле сумма һәм аны кайда ничек тапшырырга кирәк булачагы турында әйтелә. Бернинди дә юл һәлакәте булмаганлыгы акча алдакчылар кулына килеп кергәч кенә ачыклана. Мисал өчен быел 26 гыйнварда Казанда берәү 1959 елгы хатын-кызның фатир телефонына шалтыратып, улының авариягә сәбәпче булуы турында әйтә. Әмма ул, полиция хезмәткәре буларак, аның улына кыен хәлдән чыгарга булышачак икән. Бушка түгел, билгеле. Нәтиҗәдә улын коткарырга ашыккан ана терминал аша тизрәк алдакчы әйткән номерга 10500 сум акча күчерә. Шулай итеп, сизгерлеген югалткан ана зур суммадан колак кага. Шундый хәл былтыр Яр Чаллы шәһәрендә дә була. Бу очракта ана кеше улын коткару хакына терминал аша берничә мобиль телефон номеры счетына барысы 100 мең акча күчерә.

Әлеге хәлләр башкаларга сабак булырга тиеш. ЮХИДИ идарәсе юл авариясе турында хәбәр алучы гражданнарга уяулык күрсәтергә кирәклеге турында искәртә. Иң элек алдакчы исемен әйткән улыгыз яки туганыбыз белән элемтәгә керегез һәм хәлне ачыклагыз. Ялган шалтырату турында шунда ук полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Шулай ук юлда, чыннан да, авария булган очракта ЮХИДи хезмәткәрләренең эш итү тәртипләрен дә белеп тору зыян итми. Йөртүче авариядә үзенең гаебен таныган очракта, аңа административ хокук бозу турында карар чыгарыла. Әгәр гаебен танымаса яки кагыйдә бозган өчен машина йөртү таныклыгын алу закон нигезендә каралган булса, бу очракта беркетмә төзелә һәм административ тикшерү билгеләнә. Штраф түләү өчен 30 көн вакыт бирелгәнлеген дә онытмаска кирәк.

И.Насыйбуллин,

ЮХИДИ район бүлекчәсе пропаганда инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев