Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

АРТКАНЫН БЕЛЕП ЙӨРЕГЕЗ

2012 елның 1 гыйнварыннан Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр көченә керде. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны да арттырды. Транспорт хәрәкәтенә комачаулап, машиналар күпләп җыелган юл чатына хәтта светофорның яшел утына чыккан өчен дә штраф ун тапкыр артты. Хәзер кагыйдәне шушы рәвешле бозучыга 1000 сум түләргә...

2012 елның 1 гыйнварыннан Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр көченә керде. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны да арттырды.

Транспорт хәрәкәтенә комачаулап, машиналар күпләп җыелган юл чатына хәтта светофорның яшел утына чыккан өчен дә штраф ун тапкыр артты. Хәзер кагыйдәне шушы рәвешле бозучыга 1000 сум түләргә кирәк булачак. Светофорда кызыл утка туктамаган һәм юл чатында өстенлекле хокукка ия транспортны үткәрмәгән өчен штраф күләме дә 1000 сумга кадәр артты. Йөртүчегә стоп-линия алдында туктамаган өчен дә 800 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Шулай ук 1 гыйнвардан, фото һәм видеокүзәтү камералары теркәгән очракта, машиналарны газоннарга куйган өчен дә штраф салыначак.

Моннан тыш, такси булып рөхсәтсез эшләгән өчен дә җәза катылана. Транспорт чарасына законсыз рәвештә җиңел такси билгесен һәм төсле махсус схема куйган өчен - 5000 сум, вазыйфаи затларга - 10-50 мең сум, юридик затларга 30 меңнән алып 200 мең сумга кадәр штраф салыначак. Транспорттан файдалануны тыю сәбәпләре бетерелгәнче номерлар салдырыла, рөхсәтсез куелган такси фонаре алына. Такси шоферы чек бирүдән баш тарта икән, аңа 1000 сум штраф салынырга мөмкин. Ә 2013 елның 1 гыйнварыннан пассажир ташуны кузовы ак яисә сары төскә буялган, руле сул якта булган автомобильләрдә генә башкарырга рөхсәт ителәчәк. Хәзер ЮХИДИ район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 2012 ел башыннан Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына кертелгән үзгәрешләрне санга сукмаган йөртүчеләргә карата чара күрүгә игътибар аеруча артты.

И.Насыйбуллин,

ЮХИДИ район бүлекчәсе

пропаганда инспекторы.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иминлек