Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

КАГЫЙДӘ БОЗСАҢ – ҺӘЛАКӘТ

Юллар алып китәләр, башны харап итәләр, дип элек тә, ягъни автомобильләр юк заманда да җырлаганнар. Ә хәзерге юлларда гаять киеренке вәзгыять исә күпләрне үксеп еларга, җәмәгатьчелекне чаң кагарга мәҗбүр итә.

Мисал эзләп әллә кая барасы да юк: әле 12 октябрьдә генә кичке 8ләрдә Теләче юлында килеп чыккан коточкыч һәлакәттә өч ке­шенең гомере өзелде.

Билгеле булганча, федераль һәм респуб­лика максатчан программалары нигезендә, быел юл-транспорт һәлакәт­лә­рендә үлүчеләрнең санын, 2004 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга киметү максаты куелган иде. Татарстанда 2004 елда нибары җиде ай эчендә аварияләрдә 404 кешенең гомере өзелә. Алдан планлаштырылганча, 2012 елның җиде аенда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлү­челәр саны 135 кешегә кимергә тиеш иде, ләкин ул нибары 69га гына азайган булып чыкты.

Аварияләрнең саны артуга йогынты ясаучы уртак сәбәп бар - ул да булса руль артына утыручыларның үтә җавапсызлыгы, кагый­дәләрне санга сукмау. Шуның аркасында район юлларында быел булган 27 авариядә 5 кешенең гомере өзелде, 35 кеше имгәнде. Соңгы юл-транспорт вакыйгаларын гына алыйк. 2 октябрь кичендә ЛАДА-211440 автомобилен йөр­түче И.Хәлиев Саба урамында юл хәрәкәте кагыйдәләренең 8.1нче пунктын боза. Ягъни сулга борылыр алдыннан утын яктыртып сигнал бирми, маневрының иминлеген тәэмин итү чарасы күрми. Нәтиҗәдә Киров өлкәсеннән килгән «Шевроле-Клан» автомобиле белән бәрелешә. 27 сентябрь кичендә Саба - Тимершык - Югары Симет автомобиль юлының 16нчы километрында Са­ба аграр көллияте сту­денты ВАЗ-21061 автомобилендә 1959 елгы җәяүлене бәрдерә. Нәтиҗәдә авариядән зыян күргән хатын-кыз хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

И.Насыйбуллин,

ЮХИДИнең район бүлекчәсе пропаганда бүлеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X