Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

ШТРАФ ТҮЛӘМИЧӘ ЙӨРСӘҢ…

Юл хәрәкәте кагыйдә­ләрен бозган өчен Россиядә ел саен 50 миллионнан артык йөртүче административ җаваплылыкка тартыла. Әмма җәза чарасы булган штрафны түләмичә йөрүчеләр дә аз түгел.

Шуларны исәпкә алып, 2011 елның августыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25нче маддәсенә үзгәрешләр үз көченә кергән иде. Хәзерге көндә әлеге маддә нигезендә, административ штрафны вакытында түләмәгән очракта, штраф суммасы ике тапкырга арта (тик икеләтә күләмдә салынган штраф 1000 сумнан аз булырга тиеш түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр арест җәзасы каралган. Мәсәлән, 100 сум күләмендәге штраф түләнми калса, кодекска яңа кертелгән үзгәрешләр нигезендә 200 сум гына түгел, ә 1000 сум түләргә туры киләчәк. Моннан тыш шундый зур сумма кагыйдә бозучыны аңарчы түләнмәгән штрафтан да азат итми. Закон нигезендә штрафны 40 көн эчендә түләргә кирәк. Шуның 30 көне үз ирегең белән түләү, 10 көне шикаять бирү өчен. Димәк, административ­ җа­ваплылыкка тартылу турында беркетмә төзелгәннән соң 40 көн дә­вамында штраф түлән­мәсә, 41нче көндә гаеп­легә 20.25нче маддә кулланылачак. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

И.Насыйбуллин,

 

өлкән пропаганда

 

инспекторы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев