Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

(III тур сораулары)

Мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган традицион конкурсның I, II тур сораулары газетабызның 18 гыйнвар һәм 24 феввраль саннарында бирелгән иде. Хәзер бәйгенең соңгы туры сорауларын тәкъдим итәбез.

Беренче сорау. Тротуар һәм юл чите юлның бер өлеше булып саналамы?

1. Санала.

2. Юл чите генә санала.

3. Саналмый.

Икенче сорау. Тоткарланган автомашина махсус стоянкага куелган очракта түләү алынмый:

1. Беренче 5 сәгать өчен.

2. Беренче 3 сәгать өчен.

3. Беренче 12 сәгать өчен.

4. Беренче 24 сәгать өчен.

Өченче сорау. Транспорт чарасын артка чигергәндә йөртүче нишләргә тиеш?

1.Башка транспорт чараларының хәрәкәтенә комачау итмәскә. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен башкаларның ярдәменә таянырга.

2. Башкаларның ярдәмен сорап мөрәҗәгать итәргә.

3. Әгәр булса, арттагы томанга каршы фонарьларны яндырырга.

4. Габарит утларын яндырырга, тавыш сигналы бирергә.

5. Габарит утларын яндырырга.

Дүртенче сорау. Санап кителгән кайсы очракта куып узып китү юлының озынлыгы күбрәк була.

1. Алда баручы транспорт чарасының тизлеге 40 километр-сәгать, аны узучы автомашинаныкы 60 километр-сәгать булганда.

2. Алда баручы транспорт чарасының тизлеге 70 километр-сәгать, аны узучы автомашинаныкы 90 километр-сәгать булганда.

3. Ике очракта да бертигез була.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев