Лесхоз, Курсабаш, Сатыш авылларында - карантин
Котыру чире белән авыручы хайваннар саны арту сәбәпле, Татарстан президенты Указы белән республиканың кайбер районнарында карантин игълан ителде. Карантин безнең районның кайбер авылларына - Курсабашның "Совет", Лесхозның "Садовая", "Заречная", Сатышның "Матросов" урамнарына кагыла. Карантин вакытында йорт хайваннарын сату, аларны билгеләнгән территориядән чыгару, кыргый хайваннарны аулау, мал сую, итне куллану тыела....