Рәхмәт, “Саба таңнары”
Сабабызда таңнар матур,
Яңа белдем серләрен.
"Саба таңнары" бизәгән
Аның үткән көннәрен.
Район көзгесе син матбугат,
Энҗе бөртеге күк язмаларың.
Буыннарны буыннарга тоташтырасың,
Рәхмәт сиңа, "Саба таңнары".
Язмаларда яңа сулыш сизелә,
Көтеп ала сине укучың.
Ил-көн яңалыгын яктыртасың
Рәхмәт сиңа, "Саба таңнары".
Иҗади дуслыкны ныгытып яшә син,
Иминлек, татулык телибез...