Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

17 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

Саулыктан да мөһиме юк

Июньнең өченче якшәмбесе безне нинди истәлекле дата белән бәйләгәнен күпләр белә. Бу көнне медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Тормышта медицинага эше төшмәгән кеше гомумән юктыр ул. Авыру бит беркемнән дә сорап килми, бәла дигәнен дә аяк астында йөри. Шуңа күрә табибларның, шәфкать туташларының күбесенә бәйрәм көнендә дә хезмәт урыннарында булырга туры килә. Ак халатлылар өчен кеше сәламәтлеген кайгырту, авыруларны савыктыру курсын өзмәү - мөһимрәк, бу үзе зур куаныч.

Медицина хезмәткәрләре бәйрәмгә үзләренә йөкләнгән олы бурычны үтәп киләләр. 2006 елдан башланган өстенлекле «Сәламәтлек» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, эшләр өчен дә, дәвалау-профилактика чараларын үткәрергә дә шартлар яхшыра бара, учреждениеләребез заман таләпләренә туры китерелә. Мисалга, узган ел үзәк хастаханәнең терапия корпусында янкорма төзелеп, кабул итү-диагностика бүлеге эшчәнлегенең оперативлыгы тәэмин ителде, керү юлларына пандуслар эшләнеп инваалидларның мәнфәгатьләре кайгыртылды. Быел исә тиешле таләпләргә җавап биреп бетермәгән клиник-диагностика лабораториясе өчен янкорма төзүне планлаштырабыз. Саба үзәгендәге стоматология бүлегеннән дә, өстәмә тикшерү кирәк булганда, авыруны барыбер ренгтенга, лабораториягә җибәрәләр. Шуңа күрә теш табибларын үзәк хасханәгә күчерүне хәл итәргә кирәк. Стоматология бүлеген булачак янкорманың икенче катына урнаштыру күздә тотыла.

Соңгы елларда ФАПларны оптимальләштерү юнәлешендә дә шактый эшләнде, бу исә авылларда медицина ярдәме күрсәтү өчен шартларны сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирә. Республикабызда сәламәтлек саклау өлкәсендә медицинаның башлангыч буыны - шәһәр һәм район поликлиникалары, фельдшер-акушерлык пунктлары эшчәнлеген камилләштерүгә кагылышлы чаралар күрелә башлады. Авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары булдыру проекты тәкъдим ителде. Безгә андый ФАПлар Иләбәр һәм Курсабаш авылларында төзеләчәк. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына Иштуган, Керәнне, Яңа Мичән, Түбән Утар авылларындагы медпунктларын капиталь ремонтлауга заявкалар бирелде. Шунысы куанычлы, безгә бу мәсьәләдә район хакимияте дә зур булышлык итәчәк. Чөнки министрлыктан бер ФАП ремонтына каралган акча 100 меңнән артмый. Ә Саба муниципаль районы җитәкчелеге ярдәме белән төзекләндерү эшләренең күләме ремонтланасы ФАПларда 300 мең сумга җитәчәк. Кече Кибәчедә медпункт биредә төзелә башлаган клуб бинасына урнашачак. Иске Икшермәдә быел яңа табиблык амбулаториясе үзенең ишекләр ачар дип көтелә. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

З.Сираҗиев,

район үзәк шифаханәсенең баш табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев