Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

18 май – Халыкара музейлар көне

Быел 18 майда Халыкара музейлар көненең 35 еллыгы билгеләп үтелә һәм ул "Музейлар - үзгәрә баручы дөньяда. Яңа чакырулар, яңа рухлану" дигән тема астында уза.

Чыннан да, тормышның ничек үзгәргәнен музейларда ачык тоярга мөмкин. Быел Музейлар көне тарихи-мәдәни мирасны саклау елында билгеләп үтелүе белән аеруча үзенчәлекле. Тарихи ядкарьләрнең сакланышына игътибарның тагын да артттыру зур тизлек белән үзгәрә барган заман шартларында зарури таләпкә әверелде.

Районыбызда хәзерге көндә үзәк китапханә бинасында урнашкан Саба туган якны өйрәнү һәм Лесхозда Саба урман хуҗалыгы музейлары эшли. Шулай ук 20ләп мәктәп музей бүлмәләре, мәдәният үзәкләрендә китапханәләрдә музей почмаклары оештырылган. Күптән түгел генә Шекше авылында да күп кенә экспонатлар тупланган музей бүлмәсе ачылды.

Саба туган якны өйрәнү музееның мәйданы зур булмаса да, биредә бик күп мәгълуматны үзенә туплаган өч меңгә якын экспонат бар. Былтыр туган якны өйрәнү музее 36 яңа экспонат хисабына тулыланды. Болар - борынгы тәңкәләр, эш кораллары һәм башка төрле әйберләр. 2011 елда 5212 кешегә хезмәт күрсәтелде. Ягъни төркемләп килгән укучыларга экскурсияләр үткәрәбез, төрле тематикага багышланган тарихи эчтәлекле лекцияләр уздырабыз, методик ярдәм күрсәтәбез, музейга кергән һәр кешегә кызыклы мәгълүматлар җиткереп тарих белән таныштырып экспонатларны аңлатып бирергә тырышабыз. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Р.Сөнгатова,

Саба туган якны өйрәнү музее директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев